Бәйрәм һәм истәлекле көннәр

Бәйрәм һәм истәлекле көннәр

Яңа ел каникуллары 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар
 
Ватанны яклаучылар көне 23 февраль
 
Халыкара хатын-кызлар көне 8 март
 
Яз һәм Хезмәт бәйрәме 1 май
 
Җиңү көне 9 май
 
Россия көне 12 июнь
 
Татарстан Республикасы көне 30 август
 
Халык бердәмлеге көне 4 ноябрь
 
Татарстан Республикасы Конституциясе көне 6 ноябрь
 

Дини бәйрәм көннәре:


Христос туган көн (Раштуа) 7 гыйнвар
 
Ураза бәйрәме

Корбан бәйрәме
Ай календаре һәм урнашкан традицияләр нигезендә Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме башлана торган көннәр, Татарстан Республикасы Президенты Указы белән билгеләнә
 

Югарыда күрсәтелгән бәйрәм көннәре эш көне түгел.

Ял көне эш көне булмаган бәйрәм көненә туры килгәндә ял көне бәйрәмнән соңгы беренче эш көненә күчерелә.



Башка бәйрәм көннәре:


Татарстан Республикасында язгы кыр эшләре төгәлләнү уңаеннан "Сабантуй" халыкның милли бәйрәме һәм рус халык бәйрәме "Каравон" үткәрелә. Әлеге бәйрәмнәрне үткәрү вакыты ел саен Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә билгеләнә.

«Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында» 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Законы белән республикада 26 апрельдә уздырылучы бәйрәм көне – Туган тел көне үткәрелә.

«Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәре турында»Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 2010 елның 14 октябрендәге 74-ТРЗ номерлы Законы белән Татарстан Республикасында яңа истәлекле дата билгеләнә: 21 май – Идел Болгарстанында рәсми рәвештә Ислам кабул ителү көне.