РеспубликаСимволикасы, бүләкләре, бәйрәмнәреСимволикасы, бүләкләре, бәйрәмнәре

Символикасы, бүләкләре, бәйрәмнәре


Символика

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт флагыннан һәм Дәүләт гербыннан файдалану, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт гимнын башкару кагыйдәләре «Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында» Закон белән җайга салына.

 

Татарстан Республикасының Дәүләт флагы

Татарстан Республикасының Дәүләт флагы яшел, ак һәм кызыл төстәге аркылы буйлардан торган туры почмаклы тукымадан гыйбарәт. Ак буй флаг киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә һәм тигез киңлектәге яшел һәм кызыл төстәге буйлар уртасында урнашкан. Яшел буй - өстә. Флагның киңлеге озынлыгына карата 1:2 нисбәтендә.

Татарстан Республикасы Дәүләт флагының яшел төсе - язның яшеллеген, агы - чисталыкны, кызылы - энергияне, көчне, тормышны аңлата.

Татарстан Республикасының Дәүләт флагы авторы - Т.Г. Хаҗиәхмәтов.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт гербы

Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кояш җирлегендә алгы уң аягын бераз күтәргән, янтавында түгәрәк калкан булган канатлы барс сүрәтеннән гыйбарәт. Кояш түгәрәге татар милли бизәге төшерелгән, аскы өлешенә "Татарстан" дип язылган кайма белән уратып алынган. Канатлар җиде каурыйдан, калкандагы розетка сигез таҗ яфракчысыннан тора.

Татарстан Республикасының дәүләт гербы төсле итеп бизәлгән: кояш — кызыл, Ак барс, аның канатлары, калкандагы розетка ак, янтавындагы түгәрәк яшел, калкан, бизәк һәм Татарстан язуы алтын төс белән ясалган.

Татарстан Республикасының Дәүләт гербы авторлары – Н.Г.Ханзафаров (идеясы), Р.З.Фәхретдинов (башкаручы).

 

Татарстан Республикасының Дәүләт гимны

Татарстан Республикасының Дәүләт гимны авторы - композитор Рөстәм Яхин. Гимн сүзләре текстының авторы - Рамазан Байтимеров, рус теленә Филипп Пираев тәрҗемәсе.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сайтында Татарстан Республикасы Гимны турындагы бүлекчә

Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында әдәбият

 

 

Герб
(бастыру өчен)
Гимн
(ноталар)
Гимн
(*.wma)
Гимн
(*.mp3)
Гимн
(html)
Бүләкләр
Бәйрәмнәр

Шулай ук "Российская символика" интернет-порталының "Республика Татарстан" бүлекчәсендә флаг һәм герб рәсемнәрен карагыз.