Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайга (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) эш сәфәренә килде. Максаты – II Бөтендөнья толерантлык саммитында катнашу.
Саммитта катнашучылар хзара тату яшәүнең кыйммәтләрен глобаль дәрәҗәдә тарату юллары, төрле инсаниятләр, мәдәниятләр һәм диннәр арасында конструктив диалог турында фикер алышачаклар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «Бигеш» халыкара аэропорты ребрендингы проектын тәкъдир иттеләр.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген Түбән Кама муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Төп максаты – «Нижнекамскнефтехим»ның беренче генераль директоры Николай Лемаевның тууына 90 ел тулуга багышланган тантаналарда катнашу иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районында эш сәфәрендә. Төп максаты – «Нижнекамскнефтехим»ның беренче генераль директоры Николай Лемаевның тууына 90 ел тулуга багышланган тантаналарда катнашу.
Түбән Камада Рөстәм Миңнеханов Николай Лемаев һәйкәленә чәчәк салуда, Лемаев яшәгән йортта истәлек тактасы ачу тантанасында катнашты, шулай ук Николай Лемаевка багышшланган фотосурәтләр күргәзмәсе белән танышты.
Халык иҗаты йортында Николай Лемаевның тууына 90 ел тулуга багышланган тантана узды.