Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2020
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
07 2020 ел., сишәмбе

Рөстәм Миңнеханов кулланучылар кооперациясе өчен кадрлар әзерләү киңәшмәсендә: Кулланучылар кооперациясе кебек форма һәрвакыт социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулланучылар кооперациясе өчен кадрлар әзерләүнең мәгариф системасын үстерү буенча киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмә Казан кооператив институты (Россия кооперация университеты филиалы) базасында узды. Анда РФ Центросоюз Советы Рәисе Дмитрий Зубов, Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов һәм башкалар катнашты.

Чара кысаларында Россия кооперация университеты, кабул итү комиссиясе эшчәнлегенең дистанцион форматы тәкъдир ителде.


Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев: 2021 елда коммуналь хезмәтләр өчен түләү 4%ка артачак

Россия Хөкүмәте фаразларына караганда, 2021 елда коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның түләүләре барлыгы 4%ка артачак. Бу хакта Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев ТР Хөкүмәте йортында коммуналь хезмәтләргә тарифларны үзгәртү мәсьәләсенә багышланган брифингта белдерде.


Рөстәм Миңнехановка Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль суд приставлары хезмәте директоры урынбасары – Россия Федерациясе Баш суд приставы урынбасары Денис Фирстов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.  


Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында Нидерланд Корольлегенең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Роб Свартбол белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Роб Свартбол белән очрашты.

Очрашу видеоконференция режимында узды.