Яңалыклар

14.03.2024

Бүген Зеленодольск районының Яңа Тура авылында яңа мәчет ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова катнашты.

14.03.2024

Хөрмәтле татарстанлылар!

15 марттан 17 мартка кадәр Россия Президентын сайлау узачак.

Күпмилләтле илебез гражданнарының үз ихтыярын белдерүе,  һичшиксез, тарихи әһәмияткә ия булачак, киләсе 6 елга дәүләтнең эчке һәм тышкы сәясәте юнәлешен билгеләячәк.

Якындагы өч көндә без илнең киләчәген сайлаячакбыз.

13.03.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Группа ГМС» АҖ президенты Артем Молчанов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

12.03.2024

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Казан дәүләт энергетика университетында булды, анда ректор Эдвард Габдуллаҗанов һәм югары уку йортының цифрлы технологияләр институты студентлары белән очрашты.

12.03.2024

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев «Горький исемендәге Зеленодольск суднолар төзү заводы" АҖдә булды».

Аны Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, «Ак Барс «Берләшкән сәнәгать корпорациясе» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов һәм «Горький исемендәге Зеленодольск суднолар төзү заводы" АҖ генераль директоры Александр Филиппов озата йөрде. 

12.03.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә "Креатив процесслар фабрикасы" яңартылган яшьләр үзәгендә булды.  .

12.03.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре кысаларында район үзәк хастаханәсенең яңа кабул итү-диагностика бүлеген ачуда катнашты.

11.03.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт казна дары заводында булды. Ул җитештерү цехларын карады, шулай ук предприятие хезмәткәрләре белән аралашты.

Казан дары заводы хезмәткәрләре белән әңгәмәдә шулай ук РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Кирилл Лысогорский, «Технодинамика» АҖ генераль директоры Игорь Насенков, «КГКПЗ» ФКП генераль директоры Александр Лившиц катнашты.

11.03.2024

Ростех дәүләт корпорациясенең «Россия вертолетлары» холдингы Дәүләт транспорт лизинг компаниясенә (ГТЛК) Казан вертолетлар заводы җитештергән биш Ми-8МТВ-1 вертолетын тапшырды. Авиакомпанияләргә символик ачкычларны тапшыру тантанасы предприятие территориясендә узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе, Коми Республикасы Башлыгы Владимир Уйба, ГТЛК генераль директоры Евгений Дитрих һәм Казан вертолетлар заводы генераль директоры Николай Яковлев катнашты.

11.03.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан вертолетлар заводы коллективы белән очрашты. Очрашу биш яңа Ми-8МТВ-1 вертолетын эксплуатацияләүче оешмаларга тапшыру тантанасы алдыннан узды.

Битләр: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>