Яңалыклар

07.03.2024

Бүгенге катлаулы заманда безнең хатын-кызлар махсус хәрби операция зонасында Россия иминлеген яклаучылар өчен ышанычлы таяныч булып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чарада белдерде. Тантаналы чара «Корстон» комплексында узды.

06.03.2024

Бүген кич Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәренә дип В.И. Севастьянов исемендәге Сочи халыкара аэропортына килде.

Эш сәфәренең төп максаты - 2024 елгы Бөтендөнья яшьләр фестивален ябу тантанасында катнашу.

06.03.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР буенча ЭЭМ коллективына полиция генерал-майоры Дамир Рөстәм улы Садретдиновны Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры вазыйфасына тәкъдим итүдә катнашты.

Чара Казанда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының төп бинасында узды, видеоконференцэлемтә режимында анда шулай ук Россия Федерациясе Эчке эшләр министры, Россия Федерациясе полициясе генералы Владимир Колокольцев катнашты.

05.03.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко белән  очрашты.

05.03.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-дәүләтләренең илчеләре белән очрашты. очрашты. Очрашу Мәскәүдә Россия Тышкы эшләр министрлыгының Кабул итү Йортында узды.

Чарада Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры урынбасары Андрей Руденко катнашты.

РФ Тышкы эшләр министрлыгы сайтында чараның турыдан-туры трансляциясе оештырылды.

Очрашуның модераторы – «Россия-ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары, Федерация Советының Халыкара эшләр комитеты рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин.

05.03.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза дәүләтләре илчеләре белән очрашачак.

Чара «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эше кысаларында узачак, аны Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча җитәкли.

05.03.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татар авыллары эшкуарларының XII бөтенроссия җыенының пленар утырышында катнашты. Чара Казанда «Корстон» мәйданчыгында узды.

 

05.03.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Җошкуноз» холдингы Директорлар советы рәисе Ойа Акташ Җошкуноз ханым белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды, анда «Алабуга» махсус икътисадый зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты.

04.03.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Парламенты Мәҗлесе Рәисе Ерлан Кошанов белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Исегезгә төшерәбез, Ерлан Кошанов Россия Федерациясенә рәсми визит өчен килгән, элегрәк ул Мәскәүдә булган.

04.03.2024

2019-2024 елларда Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 28,5 млрд сум бүлеп бирелгән, шул исәптән федераль бюджеттан 20 млрд сумнан артык. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

2024 елда илкүләм проект буенча 9,5 мең урынга 11 мәктәп һәм 2,2 мең урынга 10 балалар бакчасы төзү планлаштырыла. "Мәгариф системасын үстерүдә инфраструктура проектлары зур роль уйный.

Битләр: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>