Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайда Цзилинь провинциясе Губернаторы Ху Юйтин белән очрашты.
Чанчунь шәһәрендә (КХР) Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Цзилинь провинциясе Халык хөкүмәте секретариаты башлыгы урынбасары Люй Хайцянь рәислегендә «Цзилинь-Татарстан» түгәрәк өстәле узды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәре кысаларында Чанчунь шәһәрендәге совет очучылары һәйкәленә чәчәкләр салды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайга - Цзилинь провинциясенең Чанчунь шәһәренә эш сәфәренә килде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов төп мөселман бәйрәмнәренең берсе - Ураза гаете гыйбадәтендә катнашты. Рөстәм Миңнеханов Казанның Галиев мәчетендә булды, анда вәгазь сөйләнде һәм бәйрәм намазы укылды.