Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү, хезмәт ресурслары белән тәэмин ителеш һәм көзге культураларның торышы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау программасы кысаларында 10 балалар бакчасына, 21 мәктәпкә ремонт ясала, 8 мәктәп ашханәсе ремонтлана.
Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.