Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2024
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
26 2024 ел., җомга

Алексей Песошин Россия венчур форумын ябылышында: Безнең уртак максатыбыз – фәнни эшләнмәләрне коммерцияләштерүгә нигезләнгән инновацион икътисад булдыру

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 2024 елгы Россия венчур форумын ябу тантанасында катнашты. Чара «Казан-Экспо» ХКҮдә узды.

Ябылу тантанасында катнашучыларга Россия венчур форумы эш йомгаклары буенча видеоролик күрсәтелде. Исегезгә төшерәбез, форум ике көнлек эшлекле программадан торды. Форум чараларында 4000нән артык катнашучы, 60ка якын стартап, 150гә якын компетентлы спикер һәм бәйсез экспертлар катнашты. Форум эшенең төп юнәлешләре венчур инвестицияләре булды, бу тема, беренче чиратта, профессиональ венчур фондлары идарәчеләре һәм шәхси инвесторлар өчен кызыклы булды.


Рөстәм Миңнеханов "Максатчан капитал фондлары (эндаументлар)" панель дискуссиясе спикерлары белән очрашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Максатчан капитал фондлары (эндаументлар)» панель дискуссиясе спикерлары белән очрашты. Очрашу  Казан Кремлендә узды.

Кунаклар арасында: Тотрыклы үсеш илкүләм альянсы генераль директоры Андрей Шаронов, МФТИның максатчан капитал фонды башкарма директоры Светлана Красночуб, Владимир Потанинның Хәйрия фонды генераль директоры Оксана Орачева, МГИМОның үсеш фонды (эндаумент) башкарма директоры Марина Петрова.


Алексей Песошин Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы утырышын уздырды

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.


Рөстәм Миңнеханов Кытай Компартиясенең Политбюро әгъзасы, Үзәк комитетының Сәяси-юридик комиссиясе Секретаре Чэнь Вэньцин белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай Коммунистлар партиясе Үзәк комитетының Сәяси-юридик комиссиясе секретаре, Политбюро әгъзасы Чэнь Вэньцин белән очрашты.
 


Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Чара Казан Кремлендә узды.


Рөстәм Миңнеханов татар зыялылары вәкилләре белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Туган тел көне һәм Татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан татар зыялылары вәкилләре белән очрашты. Очрашу Казан Кремленең гавами урыннарында узды.


Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Казанда Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген иртән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

Чара Габдулла Тукайның туган көненә багышланды (шагыйрь 138 ел элек, 1886 елның 26 апрелендә туган).

 


Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Казанда Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген иртән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәле итәгенә чәчәкләр салдылар.

Чара Габдулла Тукайның туган көненә багышланды (булачак шагыйрь 138 ел элек, 1886 елның 26 апрелендә туган).


Рөстәм Миңнехановның Туган тел көнен  һәм Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан мөрәҗәгате

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Туган тел көнен  һәм Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан мөрәҗәгате.