Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ВТБ банкы президенты - идарә рәисе Андрей Костин белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды. Татарстанның ВТБ белән төрле юнәлешләр буенча алга таба үзара файдалы хезмәттәшлеге мәсьәләләре тикшерелде.