Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2024
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
03 2024 ел., чәршәмбе

Рөстәм Миңнеханов энергетика буенча РФ Дәүләт Советы утырышында: Республикада ел саен 28 млрд квт/сәг электр энергиясе җитештерелә

Татарстан, санкцияләр басымына карамастан, үсешен дәвам итә.  Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Энергетика тармагында технологик суверенитетны тәэмин итү, илебезнең энергомашина төзелешен үстерү буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында» темасына «Энергетика» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы комиссиясе утырышында белдерде.
Утырышны Кемерово өлкәсе Губернаторы, РФ энергетика буенча Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Сергей Цивилев үткәрде.
Чара Казан Экспо ХКҮ мәйданчыгында узды. Кайбер катнашучылар утырышка видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.


Алексей Песошин Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеген арттыру дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Татарстан Хөкүмәте утырышын уздырды

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 2023 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре һәм 2024 елга бурычлар буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышын уздырды. Чара «Казан Экспо»да энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы кысаларында узды. Бу чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.


Рөстәм Миңнеханов "ҖЭКка инвестицияләр: дәүләтара һәм төбәк хезмәттәшлеге роле" түгәрәк өстәлендә катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ҖЭКка инвестицияләр: дәүләтара һәм төбәк хезмәттәшлеге роле, яңа горизонтлар һәм үсеш нокталары» темасына түгәрәк өстәл утырышында катнашты.
 


Татарстан Рәисе: Без эре сәнәгать үзәге, энергия ресурсларын нәтиҗәле куллану мәсьәләләре безнең өчен бик мөһим

Энергетика ресурсларын нәтиҗәле куллану мәсьәләләре илнең эре сәнәгать үзәкләренең берсе булган Татарстан өчен бик мөһим. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре һәм 2024 елга бурычлар буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында белдерде. Чара «Казан Экспо»да энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы кысаларында узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.


Минтимер Шәймиев Төркиянең Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз белән очрашты, ул үз вазыйфаларына 2023 елның 1 октябрендә керешкән иде.


Рөстәм Миңнеханов: Татарстан өчен энергетиканы үстерү һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру - өстенлекле бурычларның берсе

Бүген «Казан Экспо»да энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы старт алды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Энергетика министры урынбасары Павел Сниккарс, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов, Беларусь Республикасы Энергетика министры урынбасары Денис Мороз, Кыргызстан Республикасы Энергетика министры урынбасары Талайбәк Бәйгазыев, Үзбәкстан Энергетика министрының беренче урынбасары – атом энергетикасын үстерү агентлыгы («Узатом») директоры Азим Әхмәдхаҗаев катнашты.