Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзәк республика өмәсендә катнашты. Чара ел саен үткәрелә торган «Экояз 2024» республика конкурсын уздыруга багышланды.
Рөстәм Миңнеханов экология оешмалары активистлары белән аралашты, алар кайбер экологик проектлар турында сөйләделәр.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантана Яз һәм Хезмәт бәйрәменә һәм Җиңү көненә багышланды.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина Татарстанда «Безнең ишегалды» программасының тормышка ашырылуы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак төзелеше, гражданнарны торак белән тәэмин итү программалары буенча эшләрнең агымдагы торышы, шулай ук социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.