Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Борис Титов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
2023 ел нәтиҗәләре буенча декларация кампаниясе тәмамланганчы бер айдан да азрак вакыт кала. Агымдагы елның 2 маена кадәр гражданнар салым суммасын мөстәкыйль исәпләргә һәм салым органына 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин искә төшерде.
Татарстан Төркия бизнесының алга таба да төбәктә үз проектларын үстерүе һәм республиканы Россия һәм Евразия базарларына чыгу өчен мәйданчык буларак куллануы белән кызыксына. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Төркия эшкуарлары ассоциациясе делегациясе белән очрашуда белдерде.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында «Закон территориясе» конкурсына йомгак ясалды. Чара ТР буенча ЭЭМ актлар залында (Казан, Дзержинский ур.) узды.
Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.